Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстан авылларында яшәүчеләргә бала тапкан өчен 100 мең сумга кадәр акча түләячәкләр

Татарстан авылларында бала тапкан хатын-кызларга 50 меңнән 100 мең сумга кадәр акча түләнәчәк. Бу хактагы карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган. Документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында дөнья күрде. Бала тапкан өчен түләүләр туучылар санын арттыру максатыннан башкарыла. 25 яшьтән яшьрәкләргә беренче бала тапкан өчен 50 мең сум, ә өченче баласын...

Татарстан авылларында бала тапкан хатын-кызларга 50 меңнән 100 мең сумга кадәр акча түләнәчәк. Бу хактагы карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган. Документ хокукый мәгълүмат рәсми порталында дөнья күрде.

Бала тапкан өчен түләүләр туучылар санын арттыру максатыннан башкарыла.

25 яшьтән яшьрәкләргә беренче бала тапкан өчен 50 мең сум, ә өченче баласын тапкан 29 яшьтән яшьрәк әниләргә 100 мең сум түләнәчәк. Бу түләүләргә авылда кимендә 3 ел яшәгән хатын-кызлар гына өметләнә ала.

Бу акча быел түләнә башлаячак. Пособиены алу өчен республика матди ярдәм үзәгенә гариза язарга кирәк. Акча да шунда ук түләнәчәк.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X