Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстан АЗСларында барлык төр ягулыкка бәяләр төшә

7 сентябрьдән Татарстанның автомобильләрне ягулык белән тәэмин итү станцияләре хуҗаларына мотор ягулыгының барлык төренә ваклап сату бәяләрен 60 тиенгә төшерергә тәкъдим ителгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Ягулык энергетика ресурсларын рациональ файдалану һәм аларның сыйфатын тәэмин итү идарәсе җитәкчесе Роберт Гыйләҗев хәбәр итте. Бензинга бәяләрне төшерү тәкъдиме 5 августта мотор ягулыгы...

7 сентябрьдән Татарстанның автомобильләрне ягулык белән тәэмин итү станцияләре хуҗаларына мотор ягулыгының барлык төренә ваклап сату бәяләрен 60 тиенгә төшерергә тәкъдим ителгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Ягулык энергетика ресурсларын рациональ файдалану һәм аларның сыйфатын тәэмин итү идарәсе җитәкчесе Роберт Гыйләҗев хәбәр итте.

Бензинга бәяләрне төшерү тәкъдиме 5 августта мотор ягулыгы бәяләре мониторингы буенча эшче группа киңәшмәсендә булды. Бу күмәртәләп сатып алучыларга җитештерүчеләр сентябрь аенда бәяне төшергәч мөмкин булды.

Киңәшмәдә Татарстан Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, ТР Премьер-министрының нефть һәм газ комплексы мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Алмаз Галиев, «Карсар», «Татнефть», «Татнефтепродукт». «Автодорстрой», «Лукойл» ягулык компанияләре вәкилләре, нефть продуктлары белән тәэмин итү предприятиеләре Ассоциациясе вәкилләре бәяне барлык төр ягулыкка да 60 тиенгә кадәр төшерүне бердәм хупладылар. Эшче группа нәтиҗәсе һәм тәкъдиме белән Татарстан компанияләре 7 сентябрьдән АИ-80 - литры 33,4 сум , АИ-92 - 34 сумнан, АИ-95 - 36,8 сумнан югары булмаска тиеш. Дизель ягулыгы 33,6 сум.

"АЗС хуҗалары бензинны арзан чакта сатып алганнар, сентябрь аенда бәяләр арзанайганда да алып куялар, запаслары бар. Шуңа да аларны бәяләрне 70, 80 тиенгә төшерүдән беркем тыймый", - дип белдерде Р.Гыйләҗев.

Әмма «Татар-информ» агентлыгы сораштыруыннан күренгәнчә, киңәшмәдә катнашучылар тәкъдим итүне кабул итсәләр дә, 60 тиеннән дә артыкка бәя төшерергә ашыкмыйлар.

«Киңәшмә карары нигезендә без бәяләрне төшердек инде. Аерма бары брендлы продуктларда гына булырга мөмкин, клиент үзе сайлый, ике төр бар. Башка компанияләрдә дә шулай ук",- дип сөйләде «Татнефть-АЗС Үзәк» нең бүлек җитәкчесе Ринат Кашапов.

«Татнефтепродукт» заправкалары челтәрендә бәяләрне төшергәннәр. Компаниянең ваклап сату һәм маркетинг идарәсе җитәкчесе Наил Шәйдуллин трассадагы заправкаларда бәяләр шәһәргә караганда тагын 50 тиенгә арзанрак, дип белдерде.

"Бәяләр бездә дә төште. Югары бәя куеп клиент килгәнне көтеп торганчы базар законнары буенча эш итәсең", - дип аңлатты «Карсар» ҖЧҖ генераль директорының беренче урынбасары Айнур Шиһабетдинов.

Алдагы бәя төшү эшче группа тәкъдиме белән 2015 елның декабренда булган иде. Анда сатып алу бәясеннән АИ-95 һәм АИ-92 бензинына бәяләр 30 тиенгә, ә дизель ягулыгына 40 тиенгә төшкән иде. Бу 2015 елның ноябре белән чагыштырганда. Эшче группаның июль аенда бәяләрне арттыруга чыгарылган тәкъдим итү карары буенча бензин - 40 тиенгә, дизель ягулыгы - 70 тиенгә арту каралган булган.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев