Әлеге хәл Волгоград - Нижневартовск поездында була. Поезд Буа станциясенә туктагач, бер ир ачуы чыккан юлдашына травматик пистолеттан ата башлый. Юлдашын авыр хәлдә аны реанимациягә алып китәләр, ә атучыны кулга алалар. Аларның Ульяновскидан кайтышы булган.
Пистолеттан үз-үзен яклар өчен дип аткан булса да, хәзер жинаять эше кузгатылган. Тикшерү бара, дип яза "Әлмәт таңнары".