Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстан хаҗилары Мәккәдә кунакханәдә корбан ашы оештырган

Кукмара хаҗилары Мәккәдә үз көче белән корбан ашы үткәрделәр.

Төркем җитәкчесе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев җитәкчелегендә узган чарада “ДУМ РТ хаҗ” җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов, шулай ук башка төркем җитәкчеләре, табиблар катнашты. Йөз кешегә әзерләнгән табын Коръән укылып, дога кылып башланды, тәкбирләр әйтелде, зәмзәм суы эчелде. Аннары табында булган ризыклардан авыз ителде, корбан итен пешереп бәрәңге шулпасы бирелде. Ранис хәзрәт хаҗ буенча үзенең фикерләрен, теләкләрен әйтте. Шулай ук Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, Кукмарадан килгән хаҗи, хаҗияләр чыгыш ясады. Кукмара мөхтәсибәтенең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Рузилә абыстай Мәҗитова үзенең киңәш-нәсыйхәтләрен һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга, җитәкчелеккә, Ранис хәзрәт Вахитовка, оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Күкшел авылы имам-хатыйбы Рамил хәзрәт тә шундый ук сүзләр белән чыгыш ясады. Мәҗлес дога кылу белән төгәлләнде.

 

Фото: http://dumrt.ru

http://dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X