Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстан мөфтие Согуд Гарәбстаны Короле оештырган төшке ашта катнашты

Хаҗ тәмамланганнан соң, ел саен уздырыла торган очрашуга хаҗилар арасыннан аеруча мөһим кунакларны чакыралар.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Согуд Гарәбстаны Короле, Ике Изге урынны саклаучы Сәлман ибн Габдел-Газиз Әл Саудның тантаналы төшке ашында катнашты. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Король белән бергә кунакларны аның нәселен дәвам итүче принц Мөхәммәд ибн Сәлман да каршылаган. Хаҗ тәмамланганнан соң, ел саен уздырыла торган очрашуга монархлар хаҗилар арасыннан аеруча мөһим кунакларны чакыралар. Алар арасында ил җитәкчеләре, мөфтиләр, дәүләт илчеләре, министрлар бар.

Рәсми кабул итү Коръән уку белән башланып китте һәм ике сәгатькә якын дәвам итте. Ике изге урынны саклаучы, Король мәртәбәле кунакларны сәламләде, аның чакыруын кабул иткәнгә һәм Согуд Гарәбстанына сәфәр кылганнары өчен рәхмәтен белдерде һәм аларның хаҗлары Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул булуын теләде, диелгән әлеге хәбәрдә.

Очрашуда шулай ук Согуд Гарәбстанының хаҗ министры Солих Бунтан да катнашкан. Ул, үз чиратында, Корольнең кунаклары илдә сәфәрдә булган чакта канәгать калуларына өметен әйткән. Очрашуның рәсми өлеше кул бирешеп сәламләшү белән төгәлләнгән.

Шуннан соң кунакларны тантаналы төшке ашка чакырганнар.

  • Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Король Сәлман белән 2017 елда очрашкан иде. Ул вакытта Россиягә рәсми сәфәре вакытында Сәлманның һәм Россия мөселман лидерларының әңгәмәсе узды, алар арасында Камил хәзрәт тә бар иде. 

Фото: dumrt.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев