Теләче Информ

Татарстан полицейскийлары федераль эзләүдә булган ике ир-атны тоткарлаган

Казан аэропортында җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оперативниклары транспорт полициясе хезмәткәрләре белән бергә федераль эзләүдә булган 35 яшьлек чаллылыны тоткарлаган. Шул ук көнне Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлеге җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре Васильево бистәсендә яшәүче 41 яшьлек ир-атны тоткарлаган. Ул Сургут хокук саклау органнары тарафыннан наркотикларның законсыз әйләнеше һәм...

Казан аэропортында җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оперативниклары транспорт полициясе хезмәткәрләре белән бергә федераль эзләүдә булган 35 яшьлек чаллылыны тоткарлаган.

Шул ук көнне Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлеге җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре Васильево бистәсендә яшәүче 41 яшьлек ир-атны тоткарлаган. Ул Сургут хокук саклау органнары тарафыннан наркотикларның законсыз әйләнеше һәм талау очракларында шикләнеп, федераль эзләүгә бирелгән.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы

Реклама

Интертат.ру

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: