Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстан табиблары бот сөяген тернәкләндерүдә уникаль операция ясаган

Республика клиник хастаханәсе травматолог-ортопедлары Arthrex (АКШ, Германия) компаниясе белән берлектә Россиядә беренче тапкыр бот сөяген тернәкләндерү буенча сирәк очрый торган операция үткәргән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Республика клиник хастаханәсе матбугат сәркатибе Гүзәлия Хәнипова җиткерде. Операция - бот сөяге трохлеопластикасы, башка сүзләр белән әйткәндә, бот сөяген нормаль анатомиягә адаптацияләү. Андый операция...

Республика клиник хастаханәсе травматолог-ортопедлары Arthrex (АКШ, Германия) компаниясе белән берлектә Россиядә беренче тапкыр бот сөяген тернәкләндерү буенча сирәк очрый торган операция үткәргән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Республика клиник хастаханәсе матбугат сәркатибе Гүзәлия Хәнипова җиткерде.

Операция - бот сөяге трохлеопластикасы, башка сүзләр белән әйткәндә, бот сөяген нормаль анатомиягә адаптацияләү. Андый операция кичә, 24 июльдә, үткәрелгән. Операция ясалган пациентка әлеге авыруы белән тумыштан интеккән. Ул клиникага мөрәҗәгать иткәч, аңа элекеге стабильләштерү реконструкциясенең нәтиҗә бирмәячәге ачыкланган һәм табиблар әлеге уникаль операция үткәрүгә алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев