Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстан теннисчысы Россия чемпионы булып танылды

25 яшьлек Ксения Лыкина парлы уенда уңышка иреште. Казанда теннис буенча Россия чемпионаты төгәлләнде. Парлы уенда Ксения Лыкина Уфа спортчысы Полина Монова белән бергә уйнап, финалда Мәскәү-Краснодар дуэты - Вероника Кудерметова һәм Валентина Ивахненкодан өстен чыктылар - 6:4, 6:4. Шунысын да әйтергә кирәк: парлы уенда Россиянең иң көчле 38 теннисчысы...

25 яшьлек Ксения Лыкина парлы уенда уңышка иреште.

Казанда теннис буенча Россия чемпионаты төгәлләнде. Парлы уенда Ксения Лыкина Уфа спортчысы Полина Монова белән бергә уйнап, финалда Мәскәү-Краснодар дуэты - Вероника Кудерметова һәм Валентина Ивахненкодан өстен чыктылар - 6:4, 6:4. Шунысын да әйтергә кирәк: парлы уенда Россиянең иң көчле 38 теннисчысы (19 пар) көч сынашты.

Казан теннис академиясендә узган Россия чемпионаты Татарстан спортчыларына башкача уңыш китермәде. Шул ук Ксения Лыкина ялгыз чыгышның 1/4 финал раундында турнирның булачак җиңүчесе Анна Калинскаяга оттырды - 6:4, 2:6, 2:6. Ә Анастасия Чикалкина һәм Полина Новоселова 1/8 финал раундында, Сабина Шәйдуллина турнирның беренче әйләнешендә үк җиңелүгә дучар булды.

Ир-атлар арасында Волгоградтан Алексей Ватутин чемпион булды. Татарстан теннисчылары Александр Боборыкин - чирек финалда, беренче әйләнештә командадашы Павел Селивановскийны откан Тимур Кыямов икенче әйләнештә турнирдан төшеп калды.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X