Татарстан юлларын кардан чистартырга 679 берәмлек махсус техника чыккан
13.00 сәгатькә булган оператив мәгълүматка караганда, Татарстанда федераль һәм төбәк әһәмиятенә ия автомобиль юлларын кардан чистартырга 679 берәмлек махсус техника чыккан. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә. Аерым алганда, республикадагы федераль әһәмияткә ия автомобиль юлларын 173 берәмлек махсус техника кардан арындыра. Төбәк әһәмиятенә ия автомобиль юлларында...
13.00 сәгатькә булган оператив мәгълүматка караганда, Татарстанда федераль һәм төбәк әһәмиятенә ия автомобиль юлларын кардан чистартырга 679 берәмлек махсус техника чыккан. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.
Аерым алганда, республикадагы федераль әһәмияткә ия автомобиль юлларын 173 берәмлек махсус техника кардан арындыра.
Төбәк әһәмиятенә ия автомобиль юлларында 506 берәмлек техника эшли.
«Хәзерге вакытта, узган тәүлекне дә исәпкә алып, 1,6 мең тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган», - диелә министрлык хәбәрендә.
Татарстанда бозлакыкка каршы материаллар кыш буена җитәрлек итеп әзерләнгән, шуның 387 мең тоннасын ком-тоз катнашмасы тәшкил итә.
Исегезгә төшерәбез, бүген Татарстанда 18.00 сәгатькә кадәр шторм кисәтүе игълан ителде.
Республикада көчле буран 4 февральдә 20.40 сәгатьтә башланды һәм әле дә дәвам итә. Казанда 12 сәгать эчендә айлык явым-төшемнең 79 проценты күләмендә кар яуды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев