Республикада узган тәүлектә генә дә кеше сәламәтлегенә зыян китергән 11 һәлакәт булган. Бәхеткә, үлүчеләр юк. Ә менә 17 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәте алган.
Кичә татарстан юлларында аек булмаган хәлдә руль артында җилдерүче 17 кеше тоткарланган. Тиешсез урында каршы як хәрәкәт полосасына чыгуның - 38, балаларны махсус җайланмага утыртмауның - 50, иминлек каешы эләктермәүнең - 507 очрагы теркәлгән.