Теләче Информ

Татарстанда 10 яшьлек баланы телефонын зарядкага куйганда ток бәргән

Алексеевск районында 10 яшьлек малайны телефонын зарядкага куйганда ток бәреп үтергән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына хокук саклау органнарындагы чыганак хәбәр итте. Бәхетсезлек очрагы 12 июльдә Речное авылыннан ерак түгел палаткалы лагерьда килеп чыккан. Ток бәргән малайны аңсыз хәлдә Алексеевск район хастаханәсенә алып килгәннәр. Баланың сулышы реанимациядә өзелгән. Ачыкланганча, малай әнисе...

Алексеевск районында 10 яшьлек малайны телефонын зарядкага куйганда ток бәреп үтергән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына хокук саклау органнарындагы чыганак хәбәр итте.

Бәхетсезлек очрагы 12 июльдә Речное авылыннан ерак түгел палаткалы лагерьда килеп чыккан. Ток бәргән малайны аңсыз хәлдә Алексеевск район хастаханәсенә алып килгәннәр. Баланың сулышы реанимациядә өзелгән.

Реклама

Ачыкланганча, малай әнисе белән лагерь җитәкчесе янына кунакка килгән булган.
Фаҗига факты буенча беренчел тикшерү үткәрелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

Татар Информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: