Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстанда 11 айлык бала үлгән янгынның сәбәпләре мәгълүм (ФОТО)

Алабуга районының «Нефтехимик» бакчачылык ширкәтендә чыккан янгында 11 айлык бала үлү факты буенча тикшерү бара, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. Исегезгә төшерәбез: янгын алдагы көндә көндез чыга. өйдә 31 яшьлек хатын-кыз һәм аның 8, 6 яшьлек, 11 айлык өч улы...

Алабуга районының «Нефтехимик» бакчачылык ширкәтендә чыккан янгында 11 айлык бала үлү факты буенча тикшерү бара, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Исегезгә төшерәбез: янгын алдагы көндә көндез чыга. өйдә 31 яшьлек хатын-кыз һәм аның 8, 6 яшьлек, 11 айлык өч улы булган. Төпчек улы аерым бүлмәдә йоклаган. Ана һәм олы малайлар сабый яткан бүлмә ишеген ача алмаган, чөнки пластик эреп төшкән. Тәрәзә аша чыгарганга олы малайлар исән калган, ә кечкенәсе янып үлгән. Ана үзе тын юлы пешү җәрәхәтләре белән госпитализацияләнгән.



Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин хәбәр итүенчә, янгын электр үткәргечендәге кыска ялганыштан чыккан. Йорт хуҗабикәсе 90нчы елларда төзелгән бу өйне җиде ел элек сатып алганнарын әйтә. 2010 елда электр үткәргечләрен алыштыралар. Ул эшне бер ир-ат башкара, ханым аның исемен белми. Зыян күрүчеләрнең күршеләре урамда еш кына электр көчәнешенең уйнаклавын әйтәләр, сәбәбен исә янәшәдә төзелә торган фонтан, дип аңлаталар.



Хәзерге вакытта Тикшерү комитеты тикшерүчесе тарафыннан суд-медицина һәм янгын-техник суд экспертизасы үткәрү билгеләнгән. Килеп чыккан хәлнең сәбәпләре ачыклана. Нәтиҗәләр буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев