Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстанда 15 градуска кадәр суыта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 19 ноябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Төнлә явым-төшем көтелми, көндез исә урыны белән бераз кар явачак. Көн дәвамында көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исә. Юлларда бозлавык саклана. Татарстан буенча уртача һава температурасына килгәндә, иң салкыны көньяк-көнчыгыш районнарда булачак:...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 19 ноябрьдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Төнлә явым-төшем көтелми, көндез исә урыны белән бераз кар явачак.

Көн дәвамында көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исә. Юлларда бозлавык саклана.

Татарстан буенча уртача һава температурасына килгәндә, иң салкыны көньяк-көнчыгыш районнарда булачак: төнлә - 10-15, көндез 8-11 градус салкын. Ә көньяк-көнбатыш районнарда җылырак: төнлә - 4-7, көндез - 3-6 градус салкын.

Казанда төнге сәгатьләрдә - 6-9, көндез - 4-6 градус салкын булачак.

20 ноябрьгә каршы төндә аязучан болытлы һава торышы саклана. Бераз кар ява, буран чыгу ихтималы да бар. Җилнең тизлеге секундына 9-14, урыны белән 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Юлларда - бозлавык. Һава температурасы 4-14 градус салкын булачак.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев