Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстанда 17 укучы БДИда ике фәннән йөзәр балл җыйган

Татарстанда БДИ нәтиҗәләре Россия буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак. Бу хакта «Татар-инфом»да узган очрашуда Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов әйтте. 205 укучы – бер, тагын 17се икешәр фәннән 100 балл җыйган.

Билгеле булганча, быел унберенчеләр имтиханнарын соңрак бирде, ә 9 нчы сыйныфлар гомумән тапшырмады. БДИның төп өлеше 25 майдан 3 июльгә кадәр сузылды. Имтихан тапшыручылар өчен барлыгы 1404 аудиторияле 83 һәм өйдән онлайн видеокүзәтүле 14 пункт эшләде.
Быел БДИ тапшырудан баш тарту мөмкинлеге дә каралган иде. Бу мөмкинлектән укучыларның 10 проценты файдаланган һәм имтиханнарны бөтенләй тапшырмаган. БДИ таләпләрен быел 7 укучы бозган. Әйтергә кирәк, бу күрсәткеч, узган ел белән чагыштырганда, 5 укучыга арткан. Мондый укучылар исә имтиханнарны кабаттан киләсе елның язында гына тапшыра алачак.
– Моны мин укучыларның БДИны алдап биреп каравы белән аңлатыр идем. Алар кайда, нәрсә ятканын алдан ук белеп, «шпаргалка», телефон куллану мөмкинлеге бармы, юкмы икәнен чамалый башлый, – ди бу хакта Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.
Татарстанда БДИ нәтиҗәләре Россия буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак. Уртача баллар аеруча тарих (58,93тән 64,09га), география (64,82дән 68,9га), француз теле (63,57дән 71,94кә), җәмгыять белеме (60,66дан 63,41гә) фәннәреннән арткан. Рус теле, рус әдәбиятыннан да күрсәткечләр яхшырган. Ә профильле математика, физика, информатика кебек фәннәрдән уртача балл бераз кимегән. Министр сүзләренчә, бу укучыларның соңгы айларда үзлектән әзерләнүенә бәйле:
– Уртача баллары кимегән фәннәр укытучы белән әзерләнүне таләп итә. Һәм, киресенчә, кайберләренә үзлектән әзерләнү кулайрак. Бу дистанцион укуның уңай ягы да, тискәресе дә булуын тагын бер кат раслый.
Моннан тыш имтиханнарны аеруча уңышлы тапшыручылар санын да атадылар. Быел Татарстанда 222 укучы 100әр балл җыйган. Араларыннан 17се икешәр фәннән иң югары нәтиҗәгә ирешкән.

САН:
– Татарстанда быел 11 нче сыйныфны 16 907 укучы уңышлы тәмамлаган, ике укучы өлгергәнлек таныклыгын ала алмаган. 9 нчы сыйныфны исә таныклык белән 36 773 укучы тәмамлаган, ә 46 укучы тиешле нәтиҗәләр күрсәтә алмаган.
– Чыгарылыш сыйныф укучыларының 2436сы мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган. Шуларның 2054е имтиханда 80нән күбрәк балл җыйган, 95 укучы – бер, 13 медалист ике фәннән 100әр балл җыйган.
– БДИда минималь баллны химиядән – 14,96%, биологиядән – 9,33%, җәмгыять белеменнән – 7,43%, информатикадан 5,85% укучы җыя алмаган.

Лилия Гыймазова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев