Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Агымдагы елда Татарстанда 37 матбугат чарасы ябылган

Бүгенге көндә Татарстан территориясендә 1016 гаммәви мәгълүмат чарасы эшли. Агымдагы елның биш аенда гына да республикада яңа 10 гаммәви мәгълүмат чарасы теркәлгән, аларның 5се - газета, 1се - журнал, 2се - радиоканал, 2се - телепрограмма. Шулай ук үткән айларда 19 мәгълүмат чарасы киредән теркәлгән, 6сының теркәлү таныклыгына үзгәрешләр кертелгән, ә...

Бүгенге көндә Татарстан территориясендә 1016 гаммәви мәгълүмат чарасы эшли.
Агымдагы елның биш аенда гына да республикада яңа 10 гаммәви мәгълүмат чарасы теркәлгән, аларның 5се - газета, 1се - журнал, 2се - радиоканал, 2се - телепрограмма. Шулай ук үткән айларда 19 мәгълүмат чарасы киредән теркәлгән, 6сының теркәлү таныклыгына үзгәрешләр кертелгән, ә 37се, гомумән, эшеннән туктаган, шул исәптән 5 басма матбугат чарасы инде бер елдан артык дөнья күрмәве сәбәпле суд карары белән ябылган.
Роскомнадзорның Татарстан буенча идарәсе быел басма матбугат чараларының законнарны, ә телерадиотапшыруларның лицензия таләпләрен үтәүләре өлкәсендә барлыгы 124 тикшерү уздырган. Нәтиҗәдә, билгеләнгән тәртипләрне бозуның 150 очрагы ачыкланган. Алар буенча 84 административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Документларны тәртипкә китерү турында 74 күрсәтмә юлланган.
Гадәттә, редакцияләр үзләренең адреслары, матбугат чарасының чыгу ешлыгы һәм күләмендәге үзгәрешләрне вакытында хәбәр итми. Моннан тыш, матбугат чарасы турындагы күрсәтмә мәгълүматларны язу тәртипләрен күп бозалар. Бер елдан артык дөнья күрмәгән газета-журналларны ябу таләбен дә инкарь итәләр, мәҗбүри булган бер данәне тиешле урынга җибәрмиләр. Редакция уставларын раслау һәм үзгәртү тәртипләрен бозу, устав яки килешүләрдә журналистларның төп хокукларын һәм бурычларын күрсәтмәү кебек закон таләбен үтәмәү дә киң таралган күренешләр.
Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев