Фаҗига 25 июньдә Татарстанның Биектау районында була. Казансу елгасы буенда Яңа Мамонино авылы борылышында "Дэу Нексия" машинасы суга төшә. Машина эчендә 4 кешелек гаилә була. Ир кеше белән 6 яшьлек улына гына исән калырга насыйп була, хатыны белән 2 яшьлек сабыйны коткара алмыйлар - алар машинада су төбенә китә. 15...
Фаҗига 25 июньдә Татарстанның Биектау районында була.
Казансу елгасы буенда Яңа Мамонино авылы борылышында "Дэу Нексия" машинасы суга төшә. Машина эчендә 4 кешелек гаилә була. Ир кеше белән 6 яшьлек улына гына исән калырга насыйп була, хатыны белән 2 яшьлек сабыйны коткара алмыйлар - алар машинада су төбенә китә. 15 минут эчендә коткаручылар килеп җитә, тик ана белән баланы коткару мөмкин булмый.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз