Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстанда 6130 йомыркадан рекордлы йомырка тәбәсе әзерләделәр

Кичә Питрәчтә традицион «Скорлупино» йомырка фестивале узды. Бәйрәм республиканың төрле шәһәрләреннән һәм авылларыннан командалар парады белән башланды. Аннары фестиваль территориясендә йомыркадан, аның кабыгыннан һәм мамыктан ясалган эшләнмәләр ярминкәсе, Йомыркалар музей-йорты, балалар паркы эшли башлады. Иң төп вакыйга 6130 йомыркадан йомырка тәбәсе әзерләү булды. Нәтиҗәдә аның авырлыгы 367 килограмм тәшкил итте....

Кичә Питрәчтә традицион «Скорлупино» йомырка фестивале узды. Бәйрәм республиканың төрле шәһәрләреннән һәм авылларыннан командалар парады белән башланды.
Аннары фестиваль территориясендә йомыркадан, аның кабыгыннан һәм мамыктан ясалган эшләнмәләр ярминкәсе, Йомыркалар музей-йорты, балалар паркы эшли башлады.
Иң төп вакыйга 6130 йомыркадан йомырка тәбәсе әзерләү булды. Нәтиҗәдә аның авырлыгы 367 килограмм тәшкил итте. Рекорд "Гиннеслар рекорды китабы" вәкиле тарафыннан теркәлде һәм сертификат тапшырылды. Аннары тәбә белән бәйрәмгә килүчеләрне сыйладылар.
Бәйрәм концерт программасы һәм салют белән тәмамланды, дип яза "Вести Камаза".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X