Татарстанда 7,7 меңнән артык укучы Бердәм дәүләт имтиханын югары балларга тапшырган
Татарстанда 7 764 чыгарылыш укучысы Бердәм дәүләт имтиханы буенча югары балл алган, 2016 ел белән чагыштырганда, бу 0,8 процентка артык. Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта быелгы сынаулар буенча йомгак ясады. "Гомумән алганда, узган елга караганда да, Россия төбәкләре белән чагыштырганда...
Татарстанда 7 764 чыгарылыш укучысы Бердәм дәүләт имтиханы буенча югары балл алган, 2016 ел белән чагыштырганда, бу 0,8 процентка артык. Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта быелгы сынаулар буенча йомгак ясады.
"Гомумән алганда, узган елга караганда да, Россия төбәкләре белән чагыштырганда да, Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре начар түгел. Ләкин әле башкарасы эшләребез бик күп. Былтыр физика һәм химия фәннәре буенча күрсәткечләрнең төшүе күзәтелгән иде, быел уңай динамика күрдек. Әлбәттә, бу сөендерә. Шул ук вакытта, рус теле, география, чит телләр буенча имтихан күрсәткечләре әле тиешле дәрәҗәдә түгел. Бу предметларга игътибарны арттыру кирәк дигән сүз", - дип белдерде Энгель Фәттахов.
Министр быел Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханын 14 мең 848 укучы тапшырганын искәртте. 2016 елда сынау тотучылар 16 меңнән артык булган.
Энгель Фәттахов сүзләренә караганда, узган ел белән чагыштырганда, профильле математика, химия, информатика һәм ИКТ, тарих, француз теле, җәмгыять белеме, испан теле, әдәбият, берникадәр физика буенча да 80 һәм аннан күбрәк балл җыючылар узган елга караганда күбрәк. Министр, алдагы еллардагы кебек үк, җәмгыять белеме (6211), физика (4926), биология (2771), химия (2110) предметларына ихтыяҗ зур булганын билгеләп узды.
Рус теле, география, немец теле буенча уртача баллар 2016 елга караганда бераз гына түбәнрәк булган. Калган 11 предмет буенча ул былтыргыдан югарырак. Шулай да, Энгель Фәттахов, рус теленнән күрсәткечләр Россиянең кайбер төбәкләре белән чагыштырганда югарырак булуын белдерде. Соңгы елларда Казан, Яр Чаллы, Бөгелмә, Түбән Кама, Лениногорск, Кукмара районы рус теле буенча тотрыклы рәвештә югары нәтиҗәләр күрсәтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев