Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстанда 88 яшьлек әби, простынядан бау ясап, өченче каттан төшкәндә һәлак була [фото]

Минзәләнең Изыскательләр урамында 88 яшьлек әбинең гәүдәсе табыла. Пенсионер карчык янында урын-җирләреннән ясалган бау һәм зур суммада акча була. Моның турында «Татарстан 24» телеканалы хәбәр итә. Беренче мәгълүматлар буенча, пенсионер ял көннәрендә танышына кунакка килә. Йорт хуҗасы кибеткә чыгып киткәндә, карчык ишекне тыштан бикләргә сорый. Моны ул ишек кыңгыравын ишетмәячәге...

Минзәләнең Изыскательләр урамында 88 яшьлек әбинең гәүдәсе табыла. Пенсионер карчык янында урын-җирләреннән ясалган бау һәм зур суммада акча була. Моның турында «Татарстан 24» телеканалы хәбәр итә.

Беренче мәгълүматлар буенча, пенсионер ял көннәрендә танышына кунакка килә. Йорт хуҗасы кибеткә чыгып киткәндә, карчык ишекне тыштан бикләргә сорый. Моны ул ишек кыңгыравын ишетмәячәге белән аңлата.

Үзе генә калгач, 88 яшьлек әби, урын-җирләреннән бау ясап, 3 каттан аска төшәргә уйлый. Әмма тотынып кала алмыйча һәлак була. Үзе белән әбинең җеназага дип җыелган 100 меңгә якын акчасы да табыла.

http://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев