Теләче Информ

Татарстанда авыл клубларын төзү буенча эш дәвам итә

17 февраль мәгълүматлары буенча Татарстанда авыл клубы төзү буенча 31 объектның 23 ендә төзү эшләре алып барыла. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте, дип белдерә Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар...

17 февраль мәгълүматлары буенча Татарстанда авыл клубы төзү буенча 31 объектның 23 ендә төзү эшләре алып барыла. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте, дип белдерә Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган.

Әзерлек эшләре 11 объектта алып барыла. Бу Әгерҗе, Менделеевск, Лаеш, Ютазы, Баулы, Югары Ослан, Кайбыч, Теләче, Чирмешән, Чистай районнары һәм Чаллы шәһәре. Тагын җиде объектта нигез салу буенча эшләр оештырылган (Балтач, Бөгелмә, Нурлат, Аксубай, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Тәтеш районнары). Әлки, Апас, Биектау һәм Чүпрәле районнарында стена күтәрү 4 объектта башкарыла. Арча районында бер объектта түбә ябу эшләре бара, дип белдергән Ирек Фәйзуллин.

Киңәшмә барышында Ирек Фәйзуллин республика районнарындагы ветеринария берләшмәләре һәм авыл хуҗалыгы идарәләре объектларындагы капиталь ремонт турында сөйләде.

Реклама

Шулай итеп, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе ведомство буйсынуындагы ветеринария учреждениеләрендә 23 районның 24 объектында эш оештырылган. Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ведомствосы буйсынуындагы учреждениеләрендә 14 районның 14 объектында эш оештырылган.

Бүген фельдшерлык-акушерлык пунктлары төзү ике районда алып барыла - Апас һәм Чүпрәле районнары.

Җирлекләрдә Совет биналарын (башкарма комитет) төзү буенча эшләр биш объектта оештырылган (Чирмешән, Балтач, Лаеш, Биектау, Кукмара районнары).

Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: