Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстанда баласын тәрәзәдән ыргыткан ана бу адымга бару СӘБӘБЕН атаган

Бөгелмәдә баласын тәрәзәдән ыргыткан хатын-кызның әлеге гамәле буенча сәбәпләре ачыкланды, дип хәбәр итте «Татар-информга» Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. Лениногорскида яшәүче хатын-кызның 2 яшьлек баласын тәрәзәдән ташлавын хәбәр иткән идек. Әлеге факт буенча "Үтерергә омтылыш" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү фаразлары буенча,...

Бөгелмәдә баласын тәрәзәдән ыргыткан хатын-кызның әлеге гамәле буенча сәбәпләре ачыкланды, дип хәбәр итте «Татар-информга» Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Лениногорскида яшәүче хатын-кызның 2 яшьлек баласын тәрәзәдән ташлавын хәбәр иткән идек. Әлеге факт буенча "Үтерергә омтылыш" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Тикшерү фаразлары буенча, яшь ана үзенең якташы янына кунакка килгән. Алардан тыш фатирда тагын ике ир-ат булган. Хатын-кыз алар белән спиртлы эчемлекләр кулланган. Аннан икенче бүлмәгә йокларга киткәч, артыннан хуҗа ир-ат кереп, бәйләнә башлаган. Ул аны кире каккач, балаңны, йә үзеңне үтерәм, дип янаган. Шуннан хатын-кыз аста зур кар өеменә дүртенче каттан баласын ыргыткан, бала бик җитди булмаган җәрәхәтләр генә алган. Күршеләр баланы күреп алып кергәннәр һәм медицина хезмәткәрләрен чакырганнар.

Шикләнелүченең дәлилләре тикшерелә. Шулай ук фатир хуҗасын "Һөҗүм итү һәм көчләүгә омтылыш" буенча җинаять җаваплылыгына тарту мәсьәләсе хәл ителә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X