Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстанда берәү ике яшьлек баласын тәрәзәдән ыргытып үтермәкче булган

Бөгелмәдә коточкыч хәл: ана кеше үз нарасыен дүртенче кат тәрәзәсеннән ыргытып үтермәкче булган. Бу хакта "Бөгелмә газетасы" хәбәр итә. Кансыз анага карата Татарстанның тикшерү комитеты җинаять эше башлаган. Бөгелмәгә кунакка килгән әлеге хатын ни сәбәпледер җан җимешен фатир тәрәзәсеннән урамга ташлаган. Җинаять урынына чакыртылган ашыгыч ярдәм хезмәте сабыйны хастаханәгә озаткан....

Бөгелмәдә коточкыч хәл: ана кеше үз нарасыен дүртенче кат тәрәзәсеннән ыргытып үтермәкче булган. Бу хакта "Бөгелмә газетасы" хәбәр итә.

Кансыз анага карата Татарстанның тикшерү комитеты җинаять эше башлаган.

Бөгелмәгә кунакка килгән әлеге хатын ни сәбәпледер җан җимешен фатир тәрәзәсеннән урамга ташлаган. Җинаять урынына чакыртылган ашыгыч ярдәм хезмәте сабыйны хастаханәгә озаткан.

Полиция хатын-кызны тоткарлаган. Тикшерү дәвам итә.

www.bugulma-tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев