Новости со всего света
Татарстанда бертуганнар пычак, бита, чүкеч тотып сугышкан: нәтиҗә аяныч
Чаллыда дүрт ир-атның үзара аңлашуы үлем белән төгәлләнгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
“
Татар-информ” язуынча, кан коешлы аңлашу 8 апрельдә иртән ЗЯБ бистәсендә булган. Ике бертуган 29 һәм 26 яшьләрдәге туганнан-туган энеләрен аңлашуга чакырган. Алары да буш кул белән килмәгән - бейсбол битасы һәм чүкеч алганнар.
Бәрелешүдә ир-атларның берсе үлгән, тагын берсен авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар.
Җинаятьтә шикләнелеп, 45 яшьлек Сергей Леоненко тоткарланган. Ул җинаятькә катнашы барлыгын өлешчә генә таныган.
Тоткарланучы берьюлы ике маддә – “Үтерү” һәм “Ике яки аннан да күбрәк кешене үтерүгә омтылыш” буенча шикләнелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев