Теләче Информ

Татарстанда биш йортның түбәсен көчле җил куптарган

Алексеевск районында биш йортның түбәсен көчле җил куптарган. Бу турыда "Татар-информ"га Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Куркуль авылындагы дүрт йортның түбәсе купкан дигән хәбәр бүген иртәнге якта килгән. Бозлы яңгыр, көчле җил Новая урамындагы йортка зур зыян салган. Бозлы яңгыр сайдингны тишкәләгән, түбәне ачкан.

Реклама

Колхозная урамындагы йортның түбәсен куптарган, коймаларын җимергән. Шулай ук Новая урамындагы тагын өч йортка һәм гаражга зыян килгән.

Татар -информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: