Республиканың аерым районнарында буран чыгуы һәм томан төшүе ихтимал. Юлларда бозлавык саклана. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә һәм вакыты белән көчәючән җил исә.
Һава температурасы Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарында иң салкыны: көндез - 1-4 градус җылы, көнья-көнбатышта җылырак - 2-6 градус.
Казанда көндезге сәгатьләрдә 1-3 градуска кадәр җылыта.
23 ноябрьгә каршы төндә болытлы һава торышы саклана. Яңгыр ява. Җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Һава температурасы 1 градус салкыннан 4 градуска кадәр җылы булачак.