Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстанда "БороДабрь-2017" онкологик авыруларны кисәтү акциясе уза.

Татарстанда «БороДабрь-2017» акциясе уза, ул ир-атлар арасында онкология проблемасына җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итәргә тиеш. «Акциянең Татарстанда үтүе очраклы түгел. 2016 елда республикада яшәүче ир-атларда яман шеш очраклары 100 меңгә 420,8 кеше тәшкил итте, бу - хатын-кызларга караганда 9,2 процентка артыграк», - диде «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының...

Татарстанда «БороДабрь-2017» акциясе уза, ул ир-атлар арасында онкология проблемасына җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итәргә тиеш. «Акциянең Татарстанда үтүе очраклы түгел. 2016 елда республикада яшәүче ир-атларда яман шеш очраклары 100 меңгә 420,8 кеше тәшкил итте, бу - хатын-кызларга караганда 9,2 процентка артыграк», - диде «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының бүлек башлыгы Елена Хафизова.

«Безгә кешеләрнең менталитетын үзгәртергә, халыкны үз сәламәтлеген кайгыртырга өйрәтергә кирәк», - дип искәртте ТР Сәламтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры баш табибы урынбасары Владимир Жаворонков.

Акциядә катнашу өчен берничә шартны үтәү зарур. Беренчедән, сакал үстерә башларга кирәк. Икенчедән, Instagram, «ВКонтакте» һәм Facebook социаль челтәрләрендә ир-атларда яман шешне кисәтү, диагностикалау һәм дәвалау хакында мәгълүмат (аны #бородабрь2017 хэштегы буенча табарга мөмкин) белән танышыгыз. Өченчедән, үз сакалыңның фотосын социаль челтәргә урнаштырырга, анда #бородабрь2017 хэштегын куярга һәм ир-атларның сәламәтлеге турында белгән мәгълүматларыгызны язарга кирәк. Акциядә катнашучылар (50-69 яшьлек ир-атлар) шәһәрнең спорт мәйданчыкларында үзенчәлекле простатик антигенга бушлай анализ ясата алачак.

Акция ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Республика клиник онкология диспансеры, Республика медицина профилактикасы үзәге, «Мы вместе - Без бергә» коммерцияле булмаган автоном оешмасы һәм ТР Яман шешкә каршы иҗтимагый фонды тарафыннан оештырыла.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/10/152049/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев