Теләче Информ

Татарстанда быел бөртеклекләр уңышы буенча алдынгы һәм артта калган районнар – исемлек

Бөртеккә дигән кукурузны санамыйча, Татарстанда бөртеклекләрне җыеп алу эше тәмамланган. Җәмгысе 5,01 млн тонна ашлык суктырылган. Уңыш гектарына 34 центнер тәшкил иткән. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде. Министр агымдагы елга йомгак ясап, уңыш җыеп алуда...

Бөртеккә дигән кукурузны санамыйча, Татарстанда бөртеклекләрне җыеп алу эше тәмамланган. Җәмгысе 5,01 млн тонна ашлык суктырылган. Уңыш гектарына 34 центнер тәшкил иткән. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.

Министр агымдагы елга йомгак ясап, уңыш җыеп алуда алдынгыларны һәм артта калганнарны билгеләп узды. Иң зур уңыш - буалыларда - 200 мең тонна икмәк. Зәй районы азга гына калыша, алар исәбендә - 190 мең тонна. Сарманлылар 189 мең тонна, Арча районы игенчеләре 175 мең тонна, Тәтеш районы авыл хезмәтчәннәре 172 мең тонна, Актанышның кыр эшчеләре 170 мең тонна икмәк җыеп алган. Уңышның нәтиҗәлелеге ягыннан Зәй районына тиңнәр юк - аларда гектарына 49,9 центнер. Нурлат районында бу күрсәткеч гектарына 46,1 центнер, Сарманда 44 центнер, Кукмара һәм Тәтештә 40 шар центнерга тәңгәл.

Марат Әхмәтов сөрүлек җирләренең нәтиҗәлелеге ягыннан районына карап аермалар шактый зур булуына, хәтта ике мәртәбә булуына игътибарны юнәлтте. "Гектарына 50 центнерга якын уңыш алган районнар бар. Түбән уңыш буенча "рекордсмен"нар да бар. Үсемлекчелек өчен мондый уңышлы ел өчен Югары Осланда гектарына 23 центнер уңыш белән чикләнү - тыйнаклыкның соңгы чиге инде. Кама Тамагында да ул 25 центнердан аз гына артык, Менделеевск, Яшел Үзән, Әгерҗе, Бөгелмәдә ул 26 центнердан бераз гына күбрәк. Мин иртә җыеп алына торган бөртекле культуралар уңышы буенча бу елның нәтиҗәләрен 2008 ел белән чагыштырам. Ул вакытта да уңышлы ел иде. Ул вакытта республикада тулай ашлык җыемы 6 млн тоннадан арткан иде. Әйе, ул вакытта техник культура буларак соя юк иде, көнбагыш, шикәр чөгендере ул кадәр түгел иде", - дип билгеләп узды министр һәм яңа культураларның һава шартлары үзгәрүе һәм базар диверсификациясе мөмкинлекләрен исәпкә алып үстерелүен әйтте.

Реклама

Татарстанда инде киләсе ел уңышына да әзерләнәләр. Көзге туфрак эшкәртү эше 1 млн га якын гектар мәйданда башкарылган, тагын 1 млн гектар җирдә шушы эш көтелә. "Шактый чыгымлы булса да, бу бик мөһим технологик чаралар. Әмма көзге эшкәртү - киләсе ел уңышына ныклы җирлек", - дип белдерде министр.

Шулай итеп, Буа, Сарман, Зәй, Арча, Тәтеш, Актаныш, Нурлат, Кукмара районнары - җыеп алынган бөртеклеләр уңышы һәм җирнең уңдырышлылыгы буенча - алгы сафта.

Югары Ослан, Кама Тамагы, Менделеевск, Яшел Үзән, Әгерҗе, Бөгелмә - түбән уңыш буенча "рекордсменнар". "Алдагы елларда корылыкка сылтасалар. быел андый сәбәп таба алмыйлар инде", - ди Марат Әхмәтов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: