Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстанда дәүләт номеры урынына видеокамера урнаштырылган «Лада Ларгус» пәйда булды

Татарстанда дәүләт номеры урынына видеокамера урнаштырылган «Лада Ларгус» пәйда булды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр. Яңа система «Робот» радар технологиясе нигезендә булдырылган һәм «Лада Ларгус» автомобиле базасында урнаштырылган. Системаның үзенчәлеге шунда: ул тизлекне стационар режимда гына түгел, машина хәрәкәт иткән вакытта да үлчи ала. Узган атнада...

Татарстанда дәүләт номеры урынына видеокамера урнаштырылган «Лада Ларгус» пәйда булды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.

Яңа система «Робот» радар технологиясе нигезендә булдырылган һәм «Лада Ларгус» автомобиле базасында урнаштырылган.

Системаның үзенчәлеге шунда: ул тизлекне стационар режимда гына түгел, машина хәрәкәт иткән вакытта да үлчи ала.

Узган атнада социаль челтәрләрдә Татарстанга шундый 300 автомобиль алып кайтулары хакында мәгълүмат таралды. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә моны кире кактылар. Дәүләт номеры урынына видеокамера урнаштырылган эксперименталь «Лада Ларгус» әлегә берәү генә.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X