Теләче Информ

Татарстанда дүрт боз кичүе дә ябылды

Һава температурасы югары күтәрелү сәбәпле Татарстанда барлык боз кичүләрен дә ябарга мәҗбүр булдылар. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, кичә 18:00 сәгатьтән Идел буенча Аракчино - Югары Ослан, ә 22:00 сәгатьтән калган өч кичү дә ябылды. Исегезгә төшерәбез, әлеге кичүләр Идел аша Яшел Үзән районындагы Яшел Үзән - Түбән...

Һава температурасы югары күтәрелү сәбәпле Татарстанда барлык боз кичүләрен дә ябарга мәҗбүр булдылар.

Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, кичә 18:00 сәгатьтән Идел буенча Аракчино - Югары Ослан, ә 22:00 сәгатьтән калган өч кичү дә ябылды. Исегезгә төшерәбез, әлеге кичүләр Идел аша Яшел Үзән районындагы Яшел Үзән - Түбән Карамалы, Чулман аша Мамадыш районындагы Соколка - Закамский һәм шулай ук Чулман аша Алабуга районындагы Покровский - Красный ключ маршруты буенча хезмәт күрсәтте.

Интертат

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: