Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстанда ел башыннан 175 мең кеше грипп белән чирләгән

Бу ел башыннан Татарстанда грипп һшм кискен тын юлы авырулары белән 175 624 кеше чирләгән. Салкын тидерүчеләрнең 162 598е - балалар. Бу барлык авыручыларның 92,5 %ы дигән сүз. Бу хакта Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе хәбәр итә. Грипп һәм кискен тын...

Бу ел башыннан Татарстанда грипп һшм кискен тын юлы авырулары белән 175 624 кеше чирләгән.

Салкын тидерүчеләрнең 162 598е - балалар. Бу барлык авыручыларның 92,5 %ы дигән сүз. Бу хакта Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе хәбәр итә.


Грипп һәм кискен тын юлы авыруларының иң нык таралган вакыты елның бишенче атнасына туры килгән - 31 342 очрак. Бу 10 мең кешегә 81,3 авыру очрагы туры килүен аңлата.

29 февраль - 6 март көннәрендә республикада кискен тын юлы авыруларының 14 660 очрагы (10 мең кешегә - 38,1 очрак) теркәлгән. Идарә тармагыннан хәбәр итүләренчә, авыру күрсәткече эпидемия чигеннән 39,7 %ка түбән. Узган атна белән чагыштырганда авыручылар саны 18,5 %ка кимегән.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев