Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстанда елгада боз өстендә ир-ат һәм хатын-кыз мәете табылган (ВИДЕО)

Лаеш районында ярдан 50 метр ераклыкта Идел елгасы бозында ике кешенең мәете табылган, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә. «Татар-информ» ачыклаганча, һәлакәт Идел елгасында Матюшино авылы тирәсендә булган. Гражданнар обооронасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, кешеләрнең үле гәүдәләре боз астына...

Лаеш районында ярдан 50 метр ераклыкта Идел елгасы бозында ике кешенең мәете табылган, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

«Татар-информ» ачыклаганча, һәлакәт Идел елгасында Матюшино авылы тирәсендә булган.
Гражданнар обооронасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, кешеләрнең үле гәүдәләре боз астына төшеп китү куркынычы булу сәбәпле, водолазлар төркемен көтәргә булган. Биш водолаз ир-атның һәм хатын-кызның үле гәүдәләрен яр буена чыгарган, шулай ук елганың 400 кв метр төбен тикшергәннәр.
56 яшьлек ир-ат белән 55 яшьлек хатын-кызның шәхесләре ачыкланган. Хәзерге вакытта белегчләр аларның үлем очракларын ачыклыйлар.

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев