Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстанда гаиләдә туган тәүге балага беренче тапкыр пособие бирелде

("Татар-информ", Чулпан Шакирова). Россия Президенты В. Путин фәрманы белән, 2018 елдан башлап, гаиләдә туган беренче балага айлык компенсация түләнә. Бүген Татарстанда беренче тапкыр әлеге пособиене тапшырдылар. Балтач районында яшәүче Юлия Тарасовага социаль пособиене тапшыру чарасында "Татар-информ" хәбәрчесе дә булды. Юлия Тарасовага - 22, ире Вячеслав Тарасовка 23 яшь. Гаилә авылда,...

("Татар-информ", Чулпан Шакирова). Россия Президенты В. Путин фәрманы белән, 2018 елдан башлап, гаиләдә туган беренче балага айлык компенсация түләнә. Бүген Татарстанда беренче тапкыр әлеге пособиене тапшырдылар.

Балтач районында яшәүче Юлия Тарасовага социаль пособиене тапшыру чарасында "Татар-информ" хәбәрчесе дә булды.

Юлия Тарасовага - 22, ире Вячеслав Тарасовка 23 яшь. Гаилә авылда, ирнең әти-әнисе һәм ике ир туганы белән яши. Хатын декрет ялына киткәнче, үрелгән эшләнмәләр цехында хезмәт куйган. Ире исә төрле эшләрдә йөри. Шулай ук әлеге гаилә маллар да асрый.

Юлия белән Слава узган елның апрель аенда өйләнешкән. 4 гыйнварда исә кызлары Анастасия туган. Яшь әнинең бала тудыру йортыннан чыкканына әле нибары ике көн.
Балтач районы социаль яклау бүлеге башлыгы Алсу Гатиятуллина сүзләренчә, яшь гаилә компенсация бирүне сорап, бүлеккә кичә мөрәҗәгать иткән.

"Әлеге гаилә кичә үк компенсация алу өчен кирәкле документларын җыеп китерде. Болар: әни кешенең паспорты, баланың туу турындагы таныклыгы һәм гаиләнең кереме турында белешмә. Шуның нигезендә, Тарасовларга бер ел дәвамында беренче балага тиешле 8490 сум акча күчәчәк. Бер елдан соң документларны кабат җыярга туры киләчәк. Чөнки пособие яшәү минимумына карап исәпләнә",- диде җитәкче.

Тарасовларның кызлары 4 гыйнвар көнне туган. Аңа компенсация туган көненнән исәпләнә. Социаль яклау бүлеге башлыгы сүзләренчә, гаиләнең Сбербанк банкында ачылган шәхси счетларына гыйнвар ае өчен пособие февраль башында күчәчәк.

"Бала көткәндә яшь гаиләләргә мондый төр түләү турында закон юк иде бит әле. Әлеге пособие турында ишеткәч, шатландым. Бу акча безгә нык ярдәм итәчәк. Беренче пособие акчасына кызыбызга бала коляскасы алачакбыз",- диде Юлия.

Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров сүзләренчә, узган ел районда 372 бала туган, 359 кеше якты дөньядан киткән. 2017 елда Балтачта беренче бала булып 117 сабый туган.

"Ана капиталы", өченче бала туган гаиләгә җир бүлеп бирү турындагы законнар гамәлгә кергәч, районда туучылар саны 15-20 процентка артты. Моңа кадәр дә Балтачта демографик мәсьәлә уңай иде. Әлеге программалар тагын да стимул бирер дип уйлыйм. Бүгенге көнгә Балтач бала тудыру йортында 7 сабый туды. Якынча фаразлар буенча, быел районда 400ләп бала туар дип уйлыйбыз", - диде Рамил Шакиров.

"Татар-информ" хәбәрчесе яшь гаиләнең авылында да булды. 8 кешелек гаилә өч яклы агач өйдә яши. Шуңа күрә Тарасовлар төп нигездән 50 метр ераклыкта гына яңа йорт сала башлаган. Булачак өй инде түбә астына кертелгән.

Татарстанда беренче балага тәгаенләнгән пособиене беренче булып алучы гаиләнең тормыш-көнкүреше турында якын арада "Интертат.татар" сайтыннан укый аласыз.

Исегезгә төшерәбез, 2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче бала тапкан яки беренче баланы уллыкка алган гаиләләр, балага яшь ярым булганчы айлык түләүләргә дәгъва кыла. Әмма аны алуның махсус шартлары бар. Әнинең дә, баланың да Россия гражданлыгы булырга тиеш. Шулай ук Россия территориясендә даими яшәү дә төп шарт. Өченче һәм төп шарт: бер кеше башына туры килә торган айлык керем 13713 сумнан артмаска тиеш. Бу - яшәү минимумының 1,5кә тапкырлап билгеләнгән сумма. 2017 елның икенче кварталында Татарстанда бер кеше башына яшәү минимумы 9142 сумны тәшкил итә (9*142*1,5=13713 сум). Әйтик, өч кешедән торган гаиләнең айлык кереме (әти-әни һәм яңа туган бала) 41139 сумнан артмый икән, яшь әни айлык түләүгә өмет итә ала.

Беренче балага тиешле айлык түләүләрне рәсмиләштерү өчен социаль яклау бүлегенә түбәндәге документлар тапшырыла:

- баланың туу (уллыкка алу) турындагы таныклыгы;
- гаилә әгъзлаларының 12 айга бүленгән керем турындагы белешмәсе;
- банкта ачылган счет реквизитлары;
- паспорт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X