Теләче Информ

Татарстанда гөмбә белән агулануның беренче очраклары теркәлгән

Татарстанда гөмбә белән агулануның беренче очраклары теркәлгән. Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең табиб-реаниматологы, токсиколог Алия Насыйбуллина сүзләренчә, көн саен Татарстан токсикология үзәгенә гөмбә белән агуланудан шикләнеп бер-ике кеше мөрәҗәгать итә. "Август ахырыннан безгә 20 кеше килде, 12се хастаханәгә салынды", - диде ул. Нигездә урманнан җыелган маслята (майлы гөмбә) һәм...

Реклама

Татарстанда гөмбә белән агулануның беренче очраклары теркәлгән.

Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең табиб-реаниматологы, токсиколог Алия Насыйбуллина сүзләренчә, көн саен Татарстан токсикология үзәгенә гөмбә белән агуланудан шикләнеп бер-ике кеше мөрәҗәгать итә. "Август ахырыннан безгә 20 кеше килде, 12се хастаханәгә салынды", - диде ул.

Нигездә урманнан җыелган маслята (майлы гөмбә) һәм баллы гөмбә белән агуланучылар килә дип билгеләп үтте табиб. Агулануның сәбәбе - бу гөмбәләрне дөрес эшкәртмәү һәм әзерләмәү.

Быел гөмбә белән агуланып үлү очраклары булмаган. Узган ел ал гөмбә белән агулы гөмбәне бутаган ике кеше үлгән.

Гөмбә белән агуланучылар хастаханәдә уртача 3-4 көн ята. Агулану билгеләре - косу һәм эч китү. Агуланучылар сыеклык күп югалта. Табиблар югалган сыеклык балансын тутыру өчен инфузион терапия, шулай ук бавырны саклау терапиясе үткәрә.

Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: