Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстанда халыкның 33,4 проценты гриппка каршы прививка ясаткан

Татарстанда гриппка каршы прививкалар ясау дәвам итә. 8 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, республикада быелгы сезонда халыкның 33,4 проценты, ягъни 1 286 923 кеше гриппка каршы вакцинация үткән. Бу хакта Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хәбәр итә. Прививка ясаткан кешеләрнең 82,6 процентына (1...

Татарстанда гриппка каршы прививкалар ясау дәвам итә. 8 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, республикада быелгы сезонда халыкның 33,4 проценты, ягъни 1 286 923 кеше гриппка каршы вакцинация үткән. Бу хакта Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хәбәр итә.

Прививка ясаткан кешеләрнең 82,6 процентына (1 258 003 кеше) вакцинация федераль бюджет исәбенә башкарылган, ә 28 920 кешегә прививка башка финанс чыганакларын җәлеп итеп ясалган.

Татарстанда инде "Казан органик синтез", "Татнефть", "Түбән Кама нефть химиясе" кебек ике дистәдән артык предприятие үз хезмәткәрләренә гриппка каршы вакцинация уздыруны кайгырткан.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X