Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстанда хәбәрсез югалган 16 яшьлек кызны эзлиләр

Казанның "Япеев" полиция бүлеге хезмәткәрләре хәбәрсез югалган 16 яшьлек Анна Журавлеваны эзли. 2014 елның ноябрь уртасында Ижауда яшәүче Анна өеннән чыгып китә һәм хәзергә кадәр аның кайдалыгы билгесез. Соңгы тапкыр аны Казанда күргәннәр. Кайбер мәгълүматлар буенча, кыз Казанга очраклы машиналарга утырып - автостоп ярдәмендә килгән. Хокук сагындагылар аның шул рәвешле...

Казанның "Япеев" полиция бүлеге хезмәткәрләре хәбәрсез югалган 16 яшьлек Анна Журавлеваны эзли.

2014 елның ноябрь уртасында Ижауда яшәүче Анна өеннән чыгып китә һәм хәзергә кадәр аның кайдалыгы билгесез. Соңгы тапкыр аны Казанда күргәннәр. Кайбер мәгълүматлар буенча, кыз Казанга очраклы машиналарга утырып - автостоп ярдәмендә килгән. Хокук сагындагылар аның шул рәвешле республика һәм Россия шәһәрләре буйлап йөрү ихтималын да кире какмый.

Карап торышка аңа 18 яшь бирергә була, буй озынлыгы 160 см, чәче уртача озынлыкта - җилкәгә кадәр, диелә. Мәгълүматлы булучылар 221-46-02 телефон номеры буенча тәүлек әйләнәсендә "Япеев" полиция бүлегенә шалтырата ала.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев