Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстанда “Игътибар: юл кичүе!” айлыгы уза

28 августтан Горький тимер юлында "Игътибар: юл кичүе!" айлыгы башланды. Ул тимер юл кичүләрендә юл-транспорт профилактикасына юнәлдерелгән. Бу хакта Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Ел башыннан Горький тимер юлында 17 юл-транспорт һәлакәтендә җиде зыян күрүче теркәлгән, шуларның бише - Казанда. Айлык барышында тимер юлчылар ЮХИДИ хезмәткәрләре...

28 августтан Горький тимер юлында "Игътибар: юл кичүе!" айлыгы башланды. Ул тимер юл кичүләрендә юл-транспорт профилактикасына юнәлдерелгән. Бу хакта Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ел башыннан Горький тимер юлында 17 юл-транспорт һәлакәтендә җиде зыян күрүче теркәлгән, шуларның бише - Казанда.

Айлык барышында тимер юлчылар ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә автопредприятиеләрдә һәм автомәктәпләрдә булып, аңлату эшләре алып барачак.

Аерым игътибар юл кичүләренең техник торышына, тавыш һәм ут сигнализацияләренә биреләчәк. Юл кичүләрендә кизү торучылар гадәттән тыш хәлләрдә ни эшләргә кирәклеге буенча өстәмә инструктаж бирәчәк.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев