15-21 ноябрьдә республиканың су объектларында кеше үлеменә китергән дүрт шундый очрак теркәлгән. Аларда 4 кеше үлгән, тагын икесен коткарып калганнар, дип хәбәр итә республика матбугат агентлыгы. Фаҗигале очраклар Югары Ослан, Биектау, Минзәлә районнарында теркәлгән.
Барлыгы ел башыннан Татарстан сулыкларында 150 гадәттәнтыш хәл теркәлгән, аларда 124 кеше үлгән, шуларның 7се - балалар. 82 кеше тоткарылган.