Теләче Информ

Татарстанда ир-ат "Камаз" машинасында янган (ФОТО)

Тукай районы Яңа Мусабай авылында гаражда торган "КАМАЗ" машинасы янган. Бу хакта "Вести КАМАЗа" хәбәр итте. "Татар-информ" хәбәр итүенчә, урынга килгән янгын сүндерүчеләр йөк машиналары куела торган гараж януын күргән. Аның металл түбәсе ишелеп төшкән. Янгында төнгә "КАМАЗ" машинасы кабинасында йоклаган ир-ат уттан нык зыян күргән. Пешкән тән җәрәхәтләре белән...

Тукай районы Яңа Мусабай авылында гаражда торган "КАМАЗ" машинасы янган. Бу хакта "Вести КАМАЗа" хәбәр итте.

"Татар-информ" хәбәр итүенчә, урынга килгән янгын сүндерүчеләр йөк машиналары куела торган гараж януын күргән. Аның металл түбәсе ишелеп төшкән. Янгында төнгә "КАМАЗ" машинасы кабинасында йоклаган ир-ат уттан нык зыян күргән. Пешкән тән җәрәхәтләре белән аны хастаханәгә озатканнар - табиблар ир-атның гомерен саклап калу өчен көрәшә, диелә хәбәрдә.
Янгынның сәбәпләре ачыклана.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: