Теләче Информ

Татарстанда ир белән хатын ятьмә тикшереп йөргәндә боз астына китеп үлгән

Ир белән хатынның үле гәүдәсен кичә Чулман елгасында балыкчылар табып ала. Әлеге хәл Балык Бистәсе районы Масловка авылы тирәсендә булган. Алар елгага балык тотарга салынган ятьмәне тикшерергә кергән, диелә. Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, кичке сәгать 6ларда балыкчылар үз көчләре белән аларны ярга...

Ир белән хатынның үле гәүдәсен кичә Чулман елгасында балыкчылар табып ала. Әлеге хәл Балык Бистәсе районы Масловка авылы тирәсендә булган.

Алар елгага балык тотарга салынган ятьмәне тикшерергә кергән, диелә. Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы
эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, кичке сәгать 6ларда балыкчылар үз көчләре белән аларны ярга чыгарган.

Батып үлүчеләр - 1957 елгы ир белән хатын. Ятьмәләрен тикшергәннән соң, кире чыгу юлында алар ярдан 700 метр чамасы эчтәрәк боз астына киткән.

Интертат

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: