Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстанда исерек хатын ашыгыч ярдәм күрсәтү фельдшерына пычак белән ташланган

Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә биш айлык балага ярдәм итү өчен чакырылган ашыгыч ярдәм хезмәткәрен сабыйның туганнары пычак белән яралаган, дип хәбәр итә ТАСС мәгълүмат агентлыгы Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама биреп. Яр Чаллыда ашыгыч ярдәм хезмәтенә яшь баланың хәле начараюы турында хәбәр килеп ирешә. Чакыру буенча килгән ашыгыч...

Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә биш айлык балага ярдәм итү өчен чакырылган ашыгыч ярдәм хезмәткәрен сабыйның туганнары пычак белән яралаган, дип хәбәр итә ТАСС мәгълүмат агентлыгы Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама биреп.

Яр Чаллыда ашыгыч ярдәм хезмәтенә яшь баланың хәле начараюы турында хәбәр килеп ирешә. Чакыру буенча килгән ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре фатирда баланың әтисе һәм аның бертуган апасы исерткеч эчемлекләр кулланганын күрә.

"Сөйләшү барышында бәхәс килеп чыккан, медицина хезмәткәренең берсен хатын-кыз пычак белән яралаган. Вакыйга булган урынга килеп җиткән полиция хезмәткәрләре һөҗүм итүчене кулга алган. Хатын-кыз һәм баланың атасы полиция бүлегенә китерелгән", - дип белдергәннәр матбугат үзәгендә.

Зыян күргән хатын-кызны - медицина хезмәткәрен сырхауханәгә илкәннәр. Табиблар сүзе буенча, аның гомеренә бер ни дә янамый. Җинаять булган урында тикшерү-оператив төркеме эшли. Баланы сәламәтлеген тикшерү өчен сырхауханәгә салганнар.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев