Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстанда “хәләл" тамгалы дуңгыз итенә кагылышлы хәлне ачыклау өчен комиссия төзелде

Күптән түгел “Челны-мясо” предприятиесендә дуңгыз итенә “хәләл” тамгасы куеп сатуга чыгару очрагын тикшерү өчен, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында махсус комиссия төзелгән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Республика “Тест-Татарстан” сертификация методик үзәге җитәкчесе Сергей Гогин хәбәр итте.

Преесс-конференция по халяль

“Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында да "Челны-мясо” предприятиесенең куелган таләпләрне бозу очрагы турында сүз булды, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Хәләл стандартлары буенча комитеты да әлеге очракны исәпкә алды. Махсус комиссия бу уйлап табылган эшләнмәне булдырырга, башкарырга һәм ничә данә әзерләргә кемнең кушканын төгәл ачыклаячак”, - диде комитет җитәкчесе Марат Низамов.

Аның сүзләренчә, әлеге хәл “җитәкчеләргә кадәр” ачыкланачак.

Преесс-конференция по халяль

“Челны-мясо” предприятиесенә әлеге фактны тикшерү буенча белгечләр җибәреләчәк. Моннан тыш, беренче чиратта тикшерү үткәреләчәк предприятиеләр исемлеге ачыкланачак. “Мин комиссиянең даими рәвештә эшләп калачагын ышандырып әйтә алмыйм”, - диде Сергей Гогин.

  • “Татар-информ” “Челны-мясо” предприятиесе “Татарское Трио халяль” ярлыгы (этикеткасы) белән дуңгыз ите сата башлавын хәбәр иткән иде. Соңрак ачыкланганча, җитештерүче ярлыкны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Хәләл стандартлары буенча комитеты белән килештермәгән һәм аны куллануга рөхсәт алмаган.

Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X