Теләче Информ

Татарстанда көрәшче бала тренировка вакытында башы белән бәрелеп үлгән

Әлеге күңелсез хәл Аксубайның "Юность" спорт комплексында була. 2006 елгы малайның көрәш вакытында башы җәрәхәтләнә. Ул сырхауханәгә озатыла. Әмма икенче көнне сырхауханәдә җан бирә. Тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, ике малайның спарринг (кара-каршы ярышу) вакытында икесе дә егылып башлары белән бәреләләр. Берсе үзен начар хис итә башлый. Аны сырхауханәгә илтәләр. Шунда...

Әлеге күңелсез хәл Аксубайның "Юность" спорт комплексында була. 2006 елгы малайның көрәш вакытында башы җәрәхәтләнә. Ул сырхауханәгә озатыла. Әмма икенче көнне сырхауханәдә җан бирә.

Тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, ике малайның спарринг (кара-каршы ярышу) вакытында икесе дә егылып башлары белән бәреләләр. Берсе үзен начар хис итә башлый. Аны сырхауханәгә илтәләр. Шунда үлә.
Россия Тикшерү комитетының Татарстан бүлеге әлеге хәлне тикшерә башлаган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча нинди дә булса процессуаль карар чыгарылачак.
Баланың якыннарының һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Реклама


Матбугат.ру

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: