Җитештерү эшчәнлеге белән кичә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да танышып кайтты. Тәтеш минерал суы белән "Тархановская самородная" шешәләре республика һәм якын-тирә төбәк кибет киштәләрендә апрель аенда пәйда булыр дип көтелә. Хәзер продукция тиешле сертификация уза.
Завод директоры Тимур Бердников әйтүенчә, завод тәүлегенә 3 мең литр минерал су җитештерергә планлаштыра. Анда 150дән дә ким булмаган кеше эшлиячәк.