Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстанда республика программалары хисабына юлларга 28 миллиард сум акча сарыф ителгән

Татарстанда республика программалары хисабына юлларга 28 миллиард сум акча сарыф ителгән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда шул хакта хәбәр итте. Кремльнең матбугат хезмәте очрашуның тулы стенограммасын бастырып чыгарган. Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинга 2017 елда республика юлларында гамәлгә ашырылган иң уңышлы проектлар хакында сөйләде. Республика программалары...

Татарстанда республика программалары хисабына юлларга 28 миллиард сум акча сарыф ителгән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда шул хакта хәбәр итте. Кремльнең матбугат хезмәте очрашуның тулы стенограммасын бастырып чыгарган.

Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинга 2017 елда республика юлларында гамәлгә ашырылган иң уңышлы проектлар хакында сөйләде. Республика программалары хисабына бүленгән 28 миллиард сум акчага юлларга реконструкция һәм ремонт ясалган.

«Вак таш-ком катнашмасы - бик яхшы материал. Ул хәрәкәт аз булган авыл урамнарын ремонтлаганда кулланыла», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Сөйләшүнең бер өлеше юллардагы полосаларның киңлеге үзгәрүгә багышланган иде. Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, республикада юлларның V категориясе эшләнгән, ул күпкә арзанрак тора.

«Бу - яхшы тәҗрибә. Бездә юллар башка илләрдәгегә караганда киңрәк. Әмма хәрәкәт интенсив булмаган урыннарда мондый ихтыяҗ юк», - диде Владимир Путин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев