Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстанда рус халык йолаларына нигезләнгән туй узды (ФОТО)

Рус халык йолаларына нигезләнгән туй Аксубайда беренче тапкыр үткәрелде. Яшьләр кияүнең кече ватаны - Аксубайга Мәскәүдән кайттылар. Никах теркәү процедурасы ЗАГС органнарының 100 еллыгы кысаларында үзәк паркта - төп сәхнәдә үтте. Туйны карарга килүчеләр дә күп иде. Ак туй күлмәге урынына - рус милли сарафаны кигән кәләшне һәм рус ир-егетләренә...

Рус халык йолаларына нигезләнгән туй Аксубайда беренче тапкыр үткәрелде. Яшьләр кияүнең кече ватаны - Аксубайга Мәскәүдән кайттылар. Никах теркәү процедурасы ЗАГС органнарының 100 еллыгы кысаларында үзәк паркта - төп сәхнәдә үтте. Туйны карарга килүчеләр дә күп иде. Ак туй күлмәге урынына - рус милли сарафаны кигән кәләшне һәм рус ир-егетләренә хас милли киемнән булган кияүне көндә күреп булмый бит.

Туй кияүнең сәхнәгә чыгуыннан һәм рус милли җыр башкарудан башланды. Шул көй астында кияү - Данилга башта - ат, аннан соң алтын-көмеш салынган сандык алып чыктылар, башка кәләшкә өйләндерергә тырыштылар. Әмма ул үзенең сөйгәне - Настяны хатыны итеп сайлады.



Хәзерге заман йолаларына килгәндә, бары тик никах теркәү процедурасы гына урын алды - ЗАГС мөдире Елена Еграшкина кияү белән кәләштән никахларын имза куеп һәм балдаклар алмашып ныгытуларын сорады. Һәм алар тормышында тәүге документ - Крайновлар гаиләсе союзын теркәү турындагы таныклыкны тапшырды, дип яза aksubayevo.



"Калина" рус җырлары коллективы башкаруындагы туй җыры астында шунда ук яшьләр өстенә ашлык сиптеләр, ипи-тоз алып чыктылар. Ә яшьләр алдагы гаилә тормышында барысы да баллы һәм татлы булсын өчен, ипи телемнәре сындырып алып, аның өстенә тоз сибеп, соңгы тапкыр бер-берсенә тозлы ипи каптырдылар. Аннан соң гаилә башлыгын билгеләү өчен ипине икегә бүлделәр - ипинең зур өлеше, әлбәттә инде, кияүгә эләкте. Яшьләрне, мәхәббәтләре - ныклы, сөюләре - ышанычлы, ә өйләре балаларның шатлыклы авазлары белән тулсын өчен сөлгене өч төенчек ясап бәйләргә куштылар. Гаилә тормышында нәрсәгә сәләтле булуларын тикшереп карадылар - кәләш камыр белән ни дәрәҗәдә дус булуын, ә кияүү чүкеч белән ничек идарә итүен күрсәтергә тиеш иде. Ир белән хатынны гаилә тормышы уңышлы булсын өчен әче әрем өстенә дә, кыр чәчәкләре өстенә дә, каен яфраклары өстенә дә бастырдылар. Тамаша кылырга килүчеләр исә яшь парларны көчле алкышлары белән хуплап, "әче" кычкырдылар. Кияү белән кәләшнең әти- әниләре дә рус милли көйләре астында биеделәр. Яшь парлар туй азагына якынлашканда зәңгәр күк йөзенә шарлар очырып җибәреп, кунаклар белән бергә әйлән-бәйләнгә бастылар.



- Барысы да традицион никахлашуны сайлый, ә без менә ата-бабаларыбыз йолаларын яңартып өйләнешергә уйладык, - дип фикерләре белән бүлештеләр Крайновлар. - Моның өчен Мәскәүдән Аксубайга кайтуыбызга сөенеп туя алмыйбыз.



Район Мәдәният йорты һәм рус милли үзәге оештырган театральләштерелгән тамаша бирегә җыелган район халкы өчен үзенчәлекле вакыйгага әверелде. Яшьләрне туйлары белән котларга дуслары, сыйныфташлары, белем биргән укытучылары, танышлары килгән иде. Никах теркәү тантанасыннан соң барысын да тәм-томнардан сыйланып, самавырдан чәй эчәргә чакырдылар. Шулай да традицион шампан шәрабеннән башка нинди туй булсын инде. Әкиятләрдә әйтелгәнчә: без дә анда булдык, бал-сырадан авыз иттек.

Туйлар ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев