Теләче Информ

Татарстанда савым сыерлары асраучы шәхси хуҗалыкларга 353,9 миллион сум субсидия бирелгән

Субсидия бер баш сыерга - 3000 сум, бер баш савым кәҗәсенә һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиенә 1000 сум түләнелә. Татарстанда шәхси хуҗалыкларга савым сыерлары тотуга чыгымнарны каплау өчен 353,9 миллион сум субсидия бүлеп бирелгән. Бу хакта республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Аерым алганда,...

Субсидия бер баш сыерга - 3000 сум, бер баш савым кәҗәсенә һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиенә 1000 сум түләнелә.

Татарстанда шәхси хуҗалыкларга савым сыерлары тотуга чыгымнарны каплау өчен 353,9 миллион сум субсидия бүлеп бирелгән. Бу хакта республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Реклама

Аерым алганда, Арча районында шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар - 18,8 миллион, Чүпрәледә - 16,9 миллион, Кукмарада - 16,6 миллион, Балтач районында - 16,2 миллион, Актанышта 15,2 миллион сум акча алган.

Искәртеп узыйк, субсидия бер баш сыерга - 3000 сум, бер баш савым кәҗәсенә һәм бер яшьтән зуррак булган кәҗә бәтиенә 1000 сум түләнелә, дип яза Татар-информ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: