Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстанда Сталинград сугышының 75 еллыгы уңаеннан зур чаралар узачак

Татарстанда Сталинград сугышы тәмамлануның 75 еллыгы уңаеннан зур юбилей чаралары узачак. Сталинград сугышы Икенче бөтендөнья сугышында төп бәрелешләрнең берсе һәм ул Бөек Ватан сугышы барышында борылыш тудырган зур вакыйга була. Сталинград янында 1942 елның 17 июненнән 1943 елның 2 февраленә кадәр барган сугыш Кызыл армиянең немец-фашист гаскәрләрен җиңүе белән төгәлләнә....

Татарстанда Сталинград сугышы тәмамлануның 75 еллыгы уңаеннан зур юбилей чаралары узачак. Сталинград сугышы Икенче бөтендөнья сугышында төп бәрелешләрнең берсе һәм ул Бөек Ватан сугышы барышында борылыш тудырган зур вакыйга була.

Сталинград янында 1942 елның 17 июненнән 1943 елның 2 февраленә кадәр барган сугыш Кызыл армиянең немец-фашист гаскәрләрен җиңүе белән төгәлләнә.

Сталинград сугышы тәмамлануның 75 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары уздыру турындагы Указны Россия Президенты Владимир Путин имзалаган. Бу уңайдан Татарстанда зур юбилей чаралары узачак.

Татарстан дәүләт архивында 2 февральдә уникаль фотографияләр һәм документлар белән күргәзмә ачылачак.

3 февральдә сәгать 11дә Казанның Җиңү паркында бәйрәм митинг-концерты уза.

4 февральдә Татарстан милли музеенда Сталинград сугышында катнашкан Гани Сафиуллин һәм Гадел Кутуйның шәхси әйберләрен күреп булачак.

Бәйрәмнең кульминация ноктасы булып, Сталинград сугышы бәрелешләренең берсен реконструкцияләү булачак.

Сталинград сугышында Татариядә җыелган һәм татарстанлылар акчаларына төзелгән поезд һәм самолетлар катнаша, республикада җыелган танк, кавалерия һәм укчы корпуслары сугышка китә.

Оештыручылар 3 февраль көнне Җиңү паркында узачак бәйрәм чарасына сәгать 11дә чакыра.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев