Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстанның кайбер районнарында сөткә бәя нигә шулай бик очсыз?

Бактың исә, хәзерге вакытта Татарстанда савылган сөтнең бер килограммын якынча 21 сум 30 тиеннән сатып алалар икән. Бу - узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда нибары 1 сумга гына кыйммәтрәк. Әлеге мәгълүмат Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә билгеле булды. Өстәвенә, сөткә бәяне төрле район төрлечә билгели икән. Балтач, Саба, Әтнә...

Бактың исә, хәзерге вакытта Татарстанда савылган сөтнең бер килограммын якынча 21 сум 30 тиеннән сатып алалар икән. Бу - узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда нибары 1 сумга гына кыйммәтрәк.

Әлеге мәгълүмат Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә билгеле булды. Өстәвенә, сөткә бәяне төрле район төрлечә билгели икән. Балтач, Саба, Әтнә районнарында халыктан сөтнең килограммын 18 сумнан сатып алсалар, Буа, Ютазы, Әгерҗе, Азнакайда бу бәя нибары 15 сум.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу күрсәткечләрдән канәгать булмавын белдерде. Ул район җитәкчеләренә сөткә бәяләрнең ни өчен шулай түбән булуын ачыкларга һәм тиешле чаралар күрергә боерды.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X