Татарстанда тагын кош гриппы: бер фермерның 1000нән артык кош-кортын юк иткәннәр
Буа районының Карлы авылында Мөдәрис Хәйруллов крестьян-фермер хуҗалыгында кош гриппы ачыкланган. Бу хактагы мәгълүматны республиканың Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин да раслады.
Аның сүзләре буенча, фермер күпләп казлар үстерү белән шөгыльләнә. Быел да 1 мең баштан артыграк каз сатып алган булган. Нияте үсеп беткән кошларны ноябрьдә эшкәртеп сату булган аның. Тик 27 сентябрьдә Чуашстанның Батыр районы, Татар Согыты авылы шәхси эшмәкәреннән сатып алынган үрдәкләре хуҗаның җәйге бөтен тырышлыгын юкка чыгарган. 126 баш кошны Алимов фамилияле эшмәкәрдән алып кала ул. Октябрьнең беренче көннәрендә тугыз үрдәге, казлары үлә. Шул хәлдән соң Хәйруллов лабораториягә мөрәҗәгать итә һәм, кызганычка, хуҗаның шикләре раслана. Үрдәкләрдә кош гриппы булуы ачыклана.
– Кош-кортлар сатып алганда ветеринария документларын гел сорарга кушабыз югыйсә. Менә бу фермер да, сатучының таныш кеше булуына алданып, сорарга кирәк тапмаган. Нәтиҗәдә ахыры күңелсез тәмамланды, – ди Габделхак Мотыйгуллин.
Кичә ветеринария идарәсе белгечләре Буада эшләгән. Алар 925 казны, 117 үрдәкне юк иткән, торган урыннарын дезинфекцияләгән. Әле ярый ул көнне башка кешеләр авыру үрдәкләрне алмаган булган. Авыру кошлар су буена төшеп, башкаларны да зарарларга өлгермәгән. Чөнки алар аерым, койма әйләндереп алынган бер урында торган.
– Алимов авыру үрдәкләрне Ростов өлкәсеннән алып кайтуын әйтә. Тик бу әле төгәл мәгълүмат булмаска да мөмкин. Хәзерге вакытта бу мәсьәлә буенча прокуратура тикшерүе бара. Төгәл сәбәпләре ачыкланыр дип уйлыйбыз, – ди җитәкче.
Халык әле һаман да кош-корт сатып алуын дәвам итә. Шуңа күрә белгечләр сак булырга кирәклеген кат-кат искәртә.
– Беренчедән, сатучыдан, һичшиксез, кошларны ветеринар озатып бара торган белешмә сорарга кирәк. Анда уздырылган барлык тикшеренүләр дә, шул исәптән, кош гриппының булу-булмавы күрсәтелә. Икенчедән, Баш вертеринария идарәсе белгечләре рөхсәтеннән башка авылга кертмәскә кирәк. Өченчедән, документлар тәртиптә булып, кошларны алган очракта да үлү очраклары булса, шундук ветеринарларга хәбәр итү мәҗбүри, – дип киңәш бирә Галделхак Мотыйгуллин.
Кош-кортны күмеп куйган очракта, бик куркыныч булмаска да мөмкин әле. Тик сарай янындагы тиреслеккә генә ыргытса, авыру кошны кыргый кошлар чукып, инфекция читкә дә тарала.
– Инфекция туфрак, тирес, су, мамык аша да таралырга сәләтле. Шуңа күрә тиз арада хәбәр итеп, аны таратмаска кирәк. Безнең бөтен районда да ветеринария хезмәткәрләре эшли. Бу мәсьәләдә авырлык юк, – ди белгеч. – Үрдәкләр үзләре авыруга тиз бирешмәсәләр дә, инфекцияне иң күп таратучылар алар.
Зыян күрүченең үзенә дә шалтыратып алдык. Кәефе бер дә юк иде Мөдәрис абыйның.
– Бик авыр кичерәм. Бу хакта сөйләшергә дә, ишетергә дә теләмим. Гафу итегез, яме, – дип саубуллашты ул безнең белән…
Исегезгә төшерәбез: 2018 елда шушы ук Буа районының берничә авылында кош гриппы ачыкланган иде. Ул вакытта да хуҗалар кошларны сатучылар күрсәтергә тиешле ветеринария белешмәсен сорап тормыйча гына алып калалар. Никадәрле әйтеп, язып торсак та, кызганыч, сабак ала белмибез шул. Терсәк якын да: тешләп булмый…
Зөһрә Садыйкова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев