Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Татарстанда әти кеше 5 яшьлек улын каеш белән кыйнаган өчен хөкем ителә

Азнакайда баласын җәберләгән һәм ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәгән ир-атны хөкем иттеләр, дип җиткерә Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев. Элек хөкемдә булган 31 яшьлек Рамил Гомәров "Җәберләү" һәм "Балигъ булмаган баланы тиешенчә тәрбияләмәү, аңа мәрхәмәтсез булу" маддәләре буенча гаепле дип табылган. Суд 2016 елның декабрендә Гомәровның даими рәвештә 5 яшьлек...

Азнакайда баласын җәберләгән һәм ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәгән ир-атны хөкем иттеләр, дип җиткерә Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев. Элек хөкемдә булган 31 яшьлек Рамил Гомәров "Җәберләү" һәм "Балигъ булмаган баланы тиешенчә тәрбияләмәү, аңа мәрхәмәтсез булу" маддәләре буенча гаепле дип табылган.

Суд 2016 елның декабрендә Гомәровның даими рәвештә 5 яшьлек улын кулы белән сугып һәм каеш белән кыйнавын ачыклаган.
Гомәров үз гаебен тулысынча таныган. Элегрәк тә хөкем ителү җәзасы булганлыктан, дәүләт гаепләүчесе фикере белән суд Гомәровны 3,5 елга гомуми режимдагы төзәтү колониясенә хөкем иткән.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев